Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 август 2019, 17:49

Авырлы икәнен...бала табарга килгәч белгән

16 яшьлек бер кыз үзенең йөкле булуын...бала табарга вакыты җиткәч кенә белгән.

Матбугатта әледән-әле бала табарга вакыты җиткән хатын-кызларның үзләренең бәби көткәннәрен соңгы көнгә кадәр белмәүләре турында хәбәрләр күренеп тора. Күптән түгел Мәскәү шәһәрендә дә шундый бер хәл теркәлгән: 16 яшьлек бер кыз үзенең йөкле булуын...бала табарга вакыты җиткәч кенә белгән. Ул хастаханәгә бик нык эче авыртуына һәм артык гәүдә авырлыгына зарланып барган. Табибларга аңа 9нчы ай йөкле булуы аркасында артык гәүдә авырлыгы булуын аңлатырга туры килгән.
Мәктәптә укып йөргән кыз башта шаккаткан, аннан барсын да аңлаган, ди. Баласы исән-сау туган, үзен яхшы хис итә, ди.
Бу вакыйга уңаеннан интернет челтәрендә күп фикерләр язалар. 9 ай буе күрем күрми йөрмәвенә дә игътибар итмәгән, имеш, кызыкай, эчендә әйләнеп йөргән балага да... Иң мөһиме – 16 яшьтә җенси мөнәсәбәткә керергә яраганлыгын белгән, диләр анда.
Читайте нас: