Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 август 2019, 22:36

Яшүсмер үз-үзенә кул салыр алдыннан гаиләсен үтергән

Үсмер үз гаиләсен юк иткән.

Ульяновск өлкәсендә бүген төнлә җанөшеткеч хәл булган: 16 яшьлек малай башта йоклап яткан әнисен, энеле-сеңелле игезәкләрне, аннан картәтисе белән нәнәсен балта белән чабып үтергән, соңыннан үзе дә үлгән.

Бүген, ягъни 18 август көнне Патрикеево авылында 66 яшьлек ирнең, 42 һәм 64 яшьлек ике хатын-кыз һәм 4-әр яшьлек игезәк балаларның мәетләре табылды. Алар барсы да бер гаилә әгъзалары, дип хәбәр ителә Ульяновск өлкәсенең тикшерү комитеты сайтында.

Тикшерүчеләр килгәндә җансыз гәүдәләре өй эчендә ятканнар. Малай, исемен үзгәртеп, Коля дип алыйк, үзе авылның телефон элемтәсе баганасыннан сикереп төшеп үлгән. Үләр алдыннан язу калдырган. Ерткычларча үтерүенең сәбәбен ул: "Мин үз-үзенә кул салгач, якыннарым кайгырып еламасыннар өчен башта барысын үтерәм", - дигән, имеш. Ләкин бу хәлнең икенче версиясе дә бар: бер көн алдан Коля якын дустына булачак җинаять планын телефондагы "Wһаts Арр" аша сөйләгән, имеш. Әнисен күралмавын, ике туганын яратмавын әйткән һәм аларны үтергәч, картәтисе белән нәнәсе кайгырмасын өчен аларны да юк итәчәген әйткән.


Дәвамы бар. Яңалыклардан артта калмас өчен сайтка күз салгалап торыгыз.
Читайте нас: