Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 август 2019, 15:20

Сугыш чукмарын полицейскийларга… коньяк тоттырган

Мәскәү янындагы Котельникида кораллы ир чәчтараш салонын басып алган, ишекләрне бикләп куеп, баррикада оештырган.

Мәскәү янындагы Котельникида кораллы ир чәчтараш салонын басып алган, ишекләрне бикләп куеп, баррикада оештырган.
Бу хәл уңаеннан полиция хезмәткәрләре килеп җиткән. Алар белән сөйләшүләр алып барганда “террорист”ның эчәсе килеп киткәндер инде – полицейскийлардан алкоголь таптырган. Тегеләре моңа коньяк алып килгән. Эчкән кешене кулга алуы җиңелрәк бит инде – Игорь исемле бу иркәйне кулга алганнар.
Ул салонга элекке йөргән кызы белән аңлашырга килгән, әмма тегесе эш урынында булмаган. Ачуы чыккан, йөргән кызын очратмаган ир чәчтараш салонында тәртипсез ут ачкан... Ярый әле үлүчеләр юк.
Читайте нас: