Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 август 2019, 13:41

Мәсхәрәләнгән дознаватель 100 млн. сум акча сорый

Бөтен илгә шау-шу кузгатып Уфа полицейскийларына карата җинаять эше ачылган иде.

Бөтен илгә шау-шу кузгатып Уфа полицейскийларына карата җинаять эше ачылган иде. Аларны 23 яшьлек дознаватель кызны көчләүдә гаепләделәр. Ниһаять, ярты ел тикшерүдән соң судэше башланды.
Беренче суд утырышында көчләнгән кызга дәүләт гаепләүчесе сораулар бирә башлагач, үзен начар хис итә башлап, суд утырышын күчерергә туры килгән иде. Ниһаять, кыз өч сәгать дәвамында 80 сорауга җавап биргән. Әйткәндәй, аның җаваплары тикшерү барышында бирелгән җаваплардан бик нык аерыла башлаган, ул хәтта кайбер күрсәтмәләреннән баш тарта.
Әгәр дә элеккеге полиция хезмәткәрләрен көчләдә гаепле дип тапсалар, дознаватель кыз 100 млн. сум күләмендә компенсация сорый.
Хезмәт тикшерүе ачыклавынча, 2018 елның 30 октябрендә өч полиция җитәкчесе эштән соң кабинетта эчеп утырганнар. Аларга ике дознаватель кыз да килеп кушылган. Берсе икенче көнне үзен төркем белән көчләүләре турында гариза язды. Аларның барсын да (кызларны да) полиция исеменә тап төшергән өчен эшләреннән кудылар.
Полиция хезмәткәрләре ярты ел тикшерү изоляторында утырып, әлеге вакытта өй арестына күчерелде. Алар 2020 елның 2 гыйнварына кадәр арест астында торачак.
Читайте нас: