Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
15 август 2019, 15:46

Бурычын бюджеттан түләргә уйлаган, ләкин...

Нефтекама шәһәрендә балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең элеккеге баш бухгалтерын 1 млн. сум бюджет акчаларын урлауда гаепләгәннәр.

Нефтекама шәһәрендә балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең элеккеге баш бухгалтерын 1 млн. сум бюджет акчаларын урлауда гаепләгәннәр. Ул бу акчаларны бер ел буе үзенең эш хакына кушып алып барган һәм микрозайм үзәкләренә бурычларын түләүгә тотынган.
Бу җинаяте өчен ханым өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән һәм 100 мең сум штраф түләргә бурычлы.
Читайте нас: