Былтыр Уфа шәһәрендә полициядә шау-шулы җианять эше ачылды: өч полицейскийны – Уфа районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Эдуард Матвеев, Уфа районының миграция хезмәте начальнигы Павел Яромчук һәм Кырмыскалы районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Салават Галиевны өчәүләшеп 23 яшьлек дознаватель кызны көчләүдә гаепләделәр.
Җиде ай тикшерү барды һәм ниһаять, 29 июльдә Уфа районының Киров районында суд башланды. Әмма каза күрүче кыз беренче суд утырышына да, икенчесенә дә килмәгән. 13 августта өченче утырышта аңа прокурор сораулар бирә башлагач яшь хатын телефонына язылган әзер текстны пышылдап кына укый башлаган. Судья текстны алып куеп, хәтере буенча сөйләргә кушкач, кыз үзен начар хис итә башлавы турында әйткән. Шулай итеп, суд утырышы 15 августка күчерелгән.