Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 август 2019, 11:28

Багажникка салып алып киткәннәр

Тукмалган уфалыны 3 ир “семерка” багажнигына салып алып китә.

Уфада 12 августта полициянең дежур частена хәвефле хәбәр килеп ирешә. Первомайская урамында яшәүчеләр 3 ир-атның бер егетне кыйнауларын күрәләр. Ләкин эш моның белән генә тәмамланмый. Тукмалган уфалыны 3 ир “семерка” багажнигына салып алып китә.
Шаһитлар нибары машинаның номерын истә калдырып өлгерә – “633”. Полицейскийлар “Перехват” операциясе ярдәмендә Җиңү урамында шундый номерлы машинаны кулга төшерә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машинада утырган исерекләрне күргәч, дөрес адрес буенча килүләрен аңлыйлар. Водитель һәм аның пассажирлары лаякыл исерек була. Ә багажникта запаска белән домкрат арасында тукмалган 29 яшьлек ир ята икән. Исерекләрнең өчесен дә полиция бүлегенә алып китәләр.
Вакыйганың сәбәбе – ирләр арасында килеп туган конфликт. 29 яшьлек егеткә кисәк кенә һөҗүм итәләр. Җинаятьчеләрнең икесе моңа кадәр хөкем ителгән булган. Әле хокук саклау органнарында тикшерү эшләре бара.
Читайте нас: