Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 август 2019, 15:35

Акча өчен үтерергәме?

Өч курсант курсташ кызларын үтерергә маташуда гаепләнә.

Кузбасста җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру идарәсе курсантларына карата хөкем карары чыгарылган. Өч курсант курсташ кызларын үтерергә маташуда гаепләнә.
2017 елның декабрь аенда Карина Ороева үз исеменә 267 мең сум кредит рәсмиләштерә. Аны дусты Антон Юрченкога бирә. Егет исә акчаны кире бирәсе килмәгәч, ике курсташ егетен кызны үтерергә котырта. Ороеваның фатирына кереп, бейсбол битасы белән берничә тапкыр башына сугалар, аннан чалбар каешы алып буа башлыйлар. Аңсыз яткан кызны үлде дип чыгып китәләр, әмма кыз исән кала...
Суд курсантларның өчесен дә гаепле дип тапты һәм 8,6 елдан алып 13 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итте.
Читайте нас: