Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 август 2019, 17:25

Михаил Кругны үтерүче табылды

Михаил Круг танылган “Владимирский централ” җырының авторы һәм башкаручысы иде.

“Тверь бүреләре” бандасында киллер булып йөргән, бүгенге көндә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Александр Агеев артист Михаил Кругны үтерүен таныган.
Кругны кем үтергәнлеге турында шулай ук гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән икенче бер җинаятьче - бандадагы лидерларның берсе Александр Осипов сөйләгән. Аның күрсәтмәләреннән соң Агеев җинаятьне тануы турында гариза яза.
Ике хөкем ителүче Тверь шәһәрендә очный ставкада очраша. Аларны Кругның йортына экспериментка алып баралар.
Михаил Круг танылган “Владимирский централ” җырының авторы һәм башкаручысы иде. Аны 2002 елның 1 июлендә Тверьдагы йортында үтерделәр. Яралы Михаил күршесенә кадәр үзе бара һәм күршесе аны хастаханәгә илтә, әмма табиблар аны коткарып кала алмый...
Җинаятьне 17 ел ача алмадылар, үтерүче табылмады. Агеев үтергән дигән фараз булган, әмма ул вакытта исбат итә алмаганнар.
Читайте нас: