Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
6 август 2019, 11:48

Десантчы кулыннан үсмер үлгән

Подмосковьеның Наро-Фоминск шәһәрендә десантчы кулыннан 16 яшьлек үсмер үлә.

Мәскәү янындагы Наро-Фоминскида шимбә, 3 август көнне шәһәрнең бер барында фаҗига була. “Московский комсомолец” хәбәр итүенчә, кичке 22.30ларда кафе-барга тельняшка кигән аек булмаган бер ир керә дә, аңа сыра салып бирүне таләп итә. Дебоширның халәтен күреп, әлбәттә, аның таләпләрен кире кагалар. Шуннан соң десантчы ир кафеның астын өскә китерергә тотына. Кафе-бар директоры сөйләвенчә, дебошир пыяла ишекне һәм тәрәзәне вата, кафега килүче хатынга суга, йодрыкларын төеп бер иргә ташлана. Десантчы кулы астына 16 яшьлек мәктәп укучысы да эләгә, көчле сугудан ул һушын югалта. Үсмерне шунда ук салкынча су белән аңына китерергә тырышалар. Нишләптер ашыгыч ярдәм чакыручы булмый. Егет һушына килгәч, абыйсы аны өйгә кайтарып куя, йокларга яткыра. Үсмернең әнисе табиблар чакырырга уйлый, әмма малайның аңкы-тиңке халәтен күреп, аны эчкәндер дип шөбһәләнә. Табиблар килсә, улын учётка куярлар дип курка. Иртән абыйсы энесен уятам дип керсә, үсмер инде үлгән була.
Мәрхүмнең гаиләсе үсмернең җәсәден яру нәтиҗәләрен көтә.
Фаҗигадә гаепле десантчыны шул ук кичне полиция участогына алып китәләр. Әмма кафе-бар директоры сүзләре буенча аны анда озак тотмаганнар, чөнки икенче көнне десантчы янә барга тамак чылатырга килгән. Русия Тикшерү комитетының Подмосковье тикшерүчеләре вакыйганы тикшерү белән мәшгульләр.
Читайте нас: