Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 август 2019, 14:16

Фахишәлек белән шөгыльләнергә комачаулаганнары өчен балаларын үтергән

Баласы үлгәч, беренче көнне үк Портон интернетта үзенең ялангач фотоларын урнаштыра, акчага җенси мөнәсәбәтләргә керәм дигән игъланнар куя.

Британиянең Бирмингем шәһәре суды 23 яшьлек Луиза Портонны 1,5 һәм 3 яшьлек кечкенә балаларын үтерүдә гаепләп, хөкем карары чыгарган. Daily Mail порталы язуынча, Йоркшир графлыгында яшәүче яшь әни фахишәлек белән шөгыльләнергә комачаулаганы өчен балаларын үтерергә карар кыла.
Күзәтү камераларындагы видеоязмалардан күренүенчә, 2018 елның 15 гыйнварында фаҗига көнне Портон балаларын өйгә алып керә. Берничә сәгатьтән ул, коткару хезмәтенә шалтыратып, 3 яшьлек кызының үлеме хакында хәбәр итә.
Өч атнадан соң, Луиза янә ашыгыч ярдәм чакыра. Билгесез сәбәпләр буенча, кече баласы да үлгән. Баланың мәетен караганда табиблар Портон ярдәм артыннан бик соң, сабый инде якты дөнья белән хушлашкач, мөрәҗәгать иткән дип шикләнә. Гаепләү ягы Портонның отельдә баласын күтәреп китеп барганны күрүен сөйли. Тикшерүчеләр бала инде шунда ук мәрхүм булган дип шикләнә. Шул ук көнне Портонны заправка видеокамералары да төшереп ала. Ул бензинга акча түләгәндә машинаның арткы утыргычындагы бала бер кымшанмыйча ята.
Компьютер эзләү системасына «можете ли вы действительно умереть, если у вас заложен нос, а рот заклеен скотчем» дигән сорау язып, мәгълүмат укуы да Портонга каршы. Аннары «Ребенка вернули к жизни после того, как он почти утонул» дигән вакыйга да аны кызыксындырган.
Юньсез ана башта гаебен танымый, ләкин соңрак дөресен сөйләп бирә, берни хакында да жәлләмәвен әйтә. “Алар миңа эшләргә комачауладылар. Балалар тәрбияләү – җиңел эш түгел”, - ди Луиза суд утырышында.
Табиблар фикеренчә, балалар тын юллары обструкциясеннән үлгән. Портон табибларны сабыйлары үлеме табигый булды дип ышандырган. Гомумән сорау алуда ана кеше бик битараф була. Җирләү вакытында исә бөтенләй шарык-шорык бертуктаусыз көлә, җитмәсә, даими рәвештә ниндидер ир белән видеоэлемтәгә чыга.
Баласы үлгәч, беренче көнне үк Портон интернетта үзенең ялангач фотоларын урнаштыра, акчага җенси мөнәсәбәтләргә керәм дигән игъланнар куя.
Мәрхүм кызларның әтисе Крис Дрэйпер хәсрәт-ана белән аерылышкан була. Опека бүлегенә балаларны аңардан тартып алыгыз дип ничәмә тапкыр мөрәҗәгать итсә дә, анда ирнең сүзләренә колак салучы булмый. “Бу хәлләрдән соң ничек яшәргә инде миңа? Социаль хезмәтләр мине ишетсә, бәлки, кызлар исән булыр иде әле. Луизаны күралмыйм. Аңа нинди җәза да аз”, - ди мәрхүм кызларның әтисе.
Читайте нас: