Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 август 2019, 10:31

Улын кыйнап шайтаннарын куган

Улын хоккей кәшәкәсе белән кыйнаганда тәне сизмәсен өчен аңа авыртынуны басучы препарат һәм димедрол кадаган.

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче 29 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган. Ул 12 яшьлек улын газаплауда гаепләнә.
Түбән Новгородта яшәүче Майя Майер улын бәйләп куеп, гел кыйный торган булган. Кулы белән генә дә түгел, махсус хоккей кәшәкәсе белән ишкән. Үсмер кычкырып, кешеләрне чакырмасын өчен авыртынуны басучы препаратлар һәм димедрол кадаган.
Хатынны кулга алганнар, җинаять эше ачылган, - дип языла Түбән Новгород өлкәсенең тикшерү комитеты сайтында.
Тикшерүчеләргә бер сәбәпсезгә малаен кыйнавын ул җеннәрен биздерү максаты белән генә, дип аңлаткан. Дөресен әйткәнме, яйсә башка сәбәпләре булганмы - ана кеше медицина тикшеренүләре үткәч ачыкланачак
Читайте нас: