Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 июль 2019, 01:25

Тагын бер Луиза барлыкка килгән

Монысын тиз тотканнар. Сорау алганда Марат Хәйруллин шикелле фикерен еш үзгәртә икән.

"Открытие" банкының Уфадагы бүлегендә эшләүче 39 яшьлек Лилия Азнабаева үзе эшләгән банктан 6,5 миллион сум акча урлауда гаепләнә. Тик, аны озак эзләргә туры килмәгән, банкның сак хезмәте эзенә тиз төшкән. Бәлки качып өлгермәгәндер, ә бәлки, ул план уенда да булмагандыр - аны үзе яшәгән фатирында кулга алганнар. Журналистлар бу хәбәрне ишетү белән тулырак мәгълүмат алу өчен Лилия яшәгән йортка юлланганнәр. Күрше-күләннәре белән ул аралашмаган - берсе дә аның турында бер сүз әйтә алмаган. Йорты янәшәсендәге кибеткә кереп, сатучыларга фотосын күрсәтеп сораштырырга булганнар. Ни сәбәпле кызыксынуларын аңлатып биргәч, бераз хәтерләрен яңартып: "Әйе, беләбез, бер ай элек күрше йортның 9 катыннан фатир сатып алды. Ялгыз яши, баласы юк, хәтта мәче дә тотмый. Азык-төлеккә безнең кибеткә йөри - казылык, печенье сатып алгалый. Ачык күңелле, кешелекле итеп беләбез. Гел елмаеп сөйләшә. Бер дә алама уйлы кешегә охшатмадык, ул урламагандыр дип ышанасы килә", - дигәннәр. Сатучыларга ул үзенең банкта эшләве турында сөйләгән булган. Касса янында бер иркәй 5 меңлек сузгач, чынмы икәнен тикшерергә ярдәм иткән. Ул шул иркәйнең артында чиратта торган. Шулай ук сатучыларга 200, 2000 сумлык купюраларны ялганнан аера белергә өйрәткән.
Лилия Азнабаева 2002 елда югары уку йортын тәмамлагач, үз һөнәре буенча банк системасына эшкә урнаша һәм хезмәт юлында югары үрләрне яулый - гади кассирдан алып икътисад бүлеге мөдире дәрәҗәсенә кадәр үсә. Соңгы берничә ел "Открытие" банкында эшләгән. Аның турында хезмәттәшләре дә белемле, үз эшен белеп башкаручы тырыш хезмәткәр итеп кенә телгә алалар икән. Ә урлашу гадәте булуын бөтенләй сиздермәгән.
Сорау алу вакытында ул 6,5 млн сумны бүлеп, берничә тапкыр алып чыктым дип сөйләгән, ә бераздан берьюлы урладым дип тә ычкындырган. Аны бу юлга авыр финанс хәлендә калучы ахирәте этәргән. Аңа бик ярдәм итәсе килгән, имеш. Берсенә дә сиздертми генә алып, мөмкинчелек булгач та акчаларны кире урынына кайтарырга уйлаган.
"Открытие" банкы мөдире Айдар Зөбәеров та бу көтелмәгән хәлгә карата әлегә тулы комментарий бирмәгән, бары тик: " Ул да Луизаның ире шикелле - фикерен бик еш үзгәртә", - дигән.
Читайте нас: