Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 июль 2019, 03:47

“Луизаның адвокат хезмәтен түләргә вәгъдә бирүче Азамат Галин улымны утыртырга уйлый"

Бу резонанска ия җинаятьтә яңгырдан соң үскән гөмбәләр шикелле үк яңалыклар да көн саен өстәлеп тора.

25 миллион урлап тотылган Луиза Хәйруллина турында яңалыклар чыгып кына тора. Ире Марат Хәйруллин федераль каналга барып, банктан акча урларга хатынымны мин мәҗбүр иттем, дип кайткан иде, хәзер бу сүзләреннән баш тарта. Әнисе Рәмзия ханым Хәйруллина да үз фикерен белдергән: "Минем улым сөйләгәннәрнең барсы ялган! Акча югалуда аның кысылышы юк, - ди ул. "Луизага адвокат хезмәтен түләргә вәгъдә бирүче Азамат Галин җинаятьтә җаваплылыкны Марат үзе өстенә алсын өчен тырыша. "Пусть говорят"та аңа нәрсә сөйләргә кирәклеген дә ул котыртып җибәргән. Мин 20 ел банк системасында эшләдем. Акча эшен яхшы беләм. Әгәр гаиләдәазарт уенга бәйле кеше булса, шундый җитеш яшәп булыр иде мени? Әнә нинди зур йорт салдылар! Маратның тапшыруда сөйләгәннәренә мин ышанмыйм һәм ышанасым да юк!" дигән.
Читайте нас: