Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 июль 2019, 01:48

Әнисе 4 айлык сабыен мунчада батырган

Көнгә чыксаң, тетрәндергеч вкыйгалар булып кына тора...

Бүген көндез, ягъни 17 июль көнне Караидель районында 40 яшьлек ана 4 айлык сабыен мунчада суга батырып үтергән, дип хәбәр итә АиФ-Уфа сайты.
Бу вакытта хатын яшь баласы белән йортта икәү генә булалар. Ире һәм малае кайтып, бу фаҗигане күргәч, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыралар. Ләкин, кызганычка каршы, баланы коткара алмыйлар, ул инде үлгән була.
Җинаять эше кузгатылган. Хатынны кулга алганнар. Аның белән психологлар эшли. Тикшерүчеләр бу хәлнең ни сәбәпле килеп чыкканын ачыклыйлар.
Читайте нас: