Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
17 июль 2019, 16:17

Доцент 139 җинаятьтә гаепләнә

Доцент баеган – ришвәт буенча 78 эпизод!

Уфа шәһәрендә нефть университеты укытучысы 139 җинаятьтә гаепләнә! Торба үткәргеч һәм гидромашиналар гидрогаздинамикасы кафедрасының элеккеге доцентын ришвәт алуда гаеплиләр. Аның 40 яшьлек хезмәттәшен исә ришвәт бирүдә арадашчы булганы һәм мошенниклык кылырга маташканы өчен хөкем итәчәкләр.
Тикшерүчеләр ачыклавынча, 2016 елдан 2018 елга кадәр 49 яшьлек мөгаллимә арадашчылар ярдәмендә студентлардан имтиханнар өчен 11 мең сумнан алып 27 мең сумга кадәр ришвәт алып торган.
Тентү барышында мөгаллимәнең фатирында акча биргән студентларның исемлеге килеп чыккан. Ике ел эчендә ул 1,2 млн. сумга баеган.
Аның бу гамәлләре 2018 елның июнендә хокук саклау органнарына мәгълүм була. “Икътисад” фәненнән имтихан куйдырыр өчен акча биргән студентларның берсе полициягә хәбәр итә. Арадашчы гаебен таныган, доцент исә кире кага.
Читайте нас: