Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 июль 2019, 18:28

Гашыйкларны тереләй яндырганнар

Республиканың Югары суды ике кешене үтерүдә гаепләнүчегә хөкем карарын игълан итте. Үз фатирында гашыйк парны тереләй яндырган Константин Вавилов 17 ел каты режимлы колониягә хөкем ителгән

Республиканың Югары суды ике кешене үтерүдә гаепләнүчегә хөкем карарын игълан итте. Үз фатирында гашыйк парны тереләй яндырган Константин Вавилов 17 ел каты режимлы колониягә хөкем ителгән. Фаҗига гашыйк пар ирдән төнгә бүлмә арендалагач килеп чыга. Яшьләр аш-су бүлмәсе ишеген диван белән терәтеп бикләнә, ә Вавилов бензин агызып бүлмәгә ут төртә. Гашыйкларның котылу мөмкинлеге булмый: беренче кат булса да, тәрәзәдә рәшәткәләр була. Яшь егет шунда ук һәлак була, ә кыз авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Табиблар аның гомерен саклап кала алмаганнар, ләкин үләр алдыннан ул тикшерүчеләргә күрсәтмә бирергә өлгерә. Вавиловка максималь катгый җәза бирелә.
Читайте нас: