Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
11 июль 2019, 22:50

Шулай булыр дип кем уйлаган?..

Бүген Уфаның Октябрь районы судында банктан зур сумма урлаган Луизаның ире Марат Хәйруллинның киләчәк язмышы хәл ителде.

Бүген башкалабызның Октябрь районы судында банктан зур сумма урлаган Луизаның ире Марат Хәйруллинның киләчәк язмышы хәл ителде.
25 миллион сум урлап, дөньяга даны таралган Салават кассирының ире Марат Хәйруллин сентябрь аена кадәр өй арестында булачак. Моңа кадәр ул хатынының җинаять эшендә шаһит булып торса, тикшерүчеләр белән әңгәмәләшкәннән соң, үзе дә зур сумма урлауда гаепләнә. Ул күп тапкыр Луиза эшләгән банкка килеп, хатыныннан сорап, төрле валюталарда акча алып чыгып киткән. "Пусть говорят" тапшыруында бу хакта ул үзе сөйләде. Азактан ул акчаларга спорт уеннарында "ставка"лар куеп отылган. Ике ел дәвамында акчасы беткән саен банкка йөргән. Берәр заман уеннарда зур сумма откач, бурычын илтеп бирермен дип ышандырган тормыш иптәшен. Ләкин уен сазлыгыннан берничек тә чыгып котыла алмаган, ә ныграк чумган. Шулай итеп, хәзер ирле-хатынлы Луиза һәм Марат Хәйруллиннар икесе дә бер көймәдә булып чыкты.
Читайте нас: