Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 июль 2019, 15:16

Уфада турфирма директоры халыктан акча җыйган да качкан

Турфирма директоры ялга баручы халыктан акча җыйган һәм үз кесәсенә сала барган.

Турфирма директор ялга баручы халыктан акча җыйган, ә юлламалары өчен акча түләмичә, үз кесәсенә сала барган. Нәтиҗәдә клиентлар ялга баралмый калган.
Алданган клиентлар офиска килгәннәр һәм полиция чакыртканнар. Агентлык менеджерлары: “Үзебез дә сезнең хәлдә, - дип җаваплаганнар. - Безгә ул эш хакы да түләмичә ташлап качты".
Милана Голова очсызрак булсын өчен турны алдан сатып алган. "Февраль аенда Төркиягә 400 меңгә 5 кешелек тур “бронировать” иттек. “Лови волну” агентлыгы аша танышлар киңәше буенча барырга булдым. Алар берничә тапкыр бу фирма аша очканнар иде. Моңа кадәр бернинди дә андый-мондый хәл күзәтелмәгәч, аларга тулысынча ышанган идем", - ди ул.
Юлия Кандалова да “Лови волну” турфирмасы корбаны булган. "Бүген очарга тиеш идек, хәзер төштә генә “очарбыз” инде. Акча түләдек, ә безнең акчага тур сатып алынмаган", - ди ул авыр сулап.
“Лови волну” турфирмасы 5 ел элек теркәлгән. Шул вакыттан бирле аның җитәкчесе Екатерина Петряева була. Турфирма хезмәткәрләре ишеккә “Екатерина Петряева акча белән качу сәбәпле, “Лови волну” ябык" дип язып элгәннәр.
Читайте нас: