Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 июнь 2019, 12:06

Кырмыскалы районында коточкыч фаҗига: бер адәм өч кешене пычак белән чәнчеп үтергән

Кырмыскалы районының Ибраһим авылында коточкыч фаҗига: психик авыру бер адәм өч кешене пычак белән чәнчеп үтергән, тагын ике кешене яралаган. Полиция хезмәткәрләре аны атып егарга мәҗбүр булган.

Кырмыскалы районының Ибраһим авылында фаҗига: психик авыру бер адәм өч кешене пычак белән чәнчеп үтергән, тагын ике кешене яралаган. Полиция хезмәткәрләре аны атып егарга мәҗбүр булган.
Бу коточкыч хәбәрне Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте җиткерә.
Шул авылда яшәүче 47 яшьлек ир үзенең күршесендәге пенсионерларга пычак белән ташланган һәм аларны һәлак иткән.
Аннары үзенең кыз туганының гомерен өзгән. Шунда ук үтеп баручы ике кешене дә пычак белән җәрәхәтләгән.
Ашыгыч рәвештә чакыртылган полиция хезмәткәрләре килеп җиткәндә ул канлы киемнәрдә, пычак һәм көрәк күтәреп урамда йөргән.
Полиция хезмәткәрләре бу бәндәнең коралсызлануын таләп итәләр. Ә ул тәртип саклаучыларга таба килә башлый. Һавага атып кисәткәч тә туктамагач, полиция хезмәткәрләре ирнең аягына атарга мәҗбүр булалар. Медицина ярдәме күрсәткәндә ул үлә, дип хәбәр итәләр ведомствода.
ТАСС, үз чиратында, ул кешенең психиатрда исәптә торганлыгын ачыклаган.
Фаҗига булган урында оператив тикшерү төркеме эшли. Җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас: