Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 июнь 2019, 01:44

Исерек ир ике шешәдәшен үтергән... һәм йокларга яткан

56 яшьлек уфалы табын вакытында ике кешене теге дөньяга озаткан.

Республиканың Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, бу хәл Уфадагы бер бакча йортында була. 19 июньдә ике ир һәм бер хатын күңелле табынга җыела. Әмма бераздан ирләрнең берсе хатын белән сүзгә килә. Икенче ир гүзәл затны яклаша башлый. 56 яшьлек уфалы, оппонентының көчлерәк икәнлеген аңлап, пычакка үрелә һәм аның йөрәгенә кадый. Артыннан ук хатынның да күкрәгенә чәнчә.
Алынган җәрәхәтләрдән ир белән хатын үлә, ә исерек гаепләнүче шул ук бүлмәдә йокларга ята. Иртән аның белән бергә яшәгән хатын өенә кайта һәм, коточкыч күренешне күреп, күршеләреннән полиция чакыртуны сорый.
Әле 56 яшьлек уфалы ике кешене үтерү буенча шик астына алынган, җинаять эше ачылган. Ир гаебен өлешчә таныган.
Читайте нас: