Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 июнь 2019, 11:14

Гаепсез кешеләрне утырту очраклары булырга тиеш түгел

Русия җитәкчесе накотиклар әйләнеше буенча җаваплылык һәм Иван Голунов эше турында ни уйлый?

“Бездәге наркотиклар әйләнеше өлкәсендәге тәртип бозулар буенча гаепләнү очраклары күп һәм бүген төрмәләрдә утыручыларның 26 проценты шуңа бәйле. Җинаять кодексының наркотикларга каршы маддәләрен либеральләштерергә кирәкме икән? Минемчә, юк! - диде Русия президенты Владимир Путин "Туры элемтә" вакытында. - Илебез, халык, милләт өчен ул зур куркыныч тудыра. Әгәр кеше, законны бозып, аны саклый, бик аз микъдарда булса да тарата икән, моның өчен ул җавап бирергә тиеш. Монда бернинди дә либеральләштерү булуы мөмкин түгел.
Ә менә тәртип саклау органнары эшчәнлеген тикшерү эшен алып барырга кирәк. Алар тарафыннан бернинди дә тәртип бозулар, гаепсез кешеләрне утырту очраклары булырга тиеш түгел. Теге журналист (Иван Голунов турында сүз бара - авт.) белән булган кебек хәлләргә юл куярга ярамый”.
Читайте нас: