Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 июнь 2019, 18:43

23 яшьлек кыз таксистның машинасын урлап качкан

Таксист заказ буенча Уфаның Гөбәйдуллин урамына бер кыз белән егетне китерә.

Таксист заказ буенча Уфаның Гөбәйдуллин урамына бер кыз белән егетне китерә. Ләкин яннарында акчалары булмау сәбәпле, егет өйдән акча алып чыгарга вәгъдә биреп кереп китә. Ә кыз таксист янында утырып кала.
Егет озак чыкмый торгач, таксист түзә алмыйча машинасыннан чыгып карарга була. Шул вакытта янындагы кыз рульгә үзе утыра да машинаны алып шундук күздән югала. Ләкин бик ерак китә алмый, барып бәрелә. Үзе машинадан чыгып йөгерә. Әмма качып өлгерә алмый - полиция хезмәткәрләре кулга ала. Ачыклануынча, 23 яшьлек кыз исерек булган һәм моңа кадәр урлау һәм талау өчен хөкем ителгән.
Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Җинаять кодексының 161нче статьясына ярашлы кызны хөкем карары көтә.
Менә шулай, дуслар, таксист һөнәре һич тә җиңел түгел, шундый куркыныч һәм күңелсез хәлләргә тарымас өчен бик сак булырга кирәк.
Читайте нас: