Уфа шәһәренең Киров районы мировой суды 34 яшьлек ирне Җинаять-Җәза кодексының 157 маддәсе буенча гаепле дип тапты. Судта ачыклануынча, ир 2017 елдан алып, суд карары булуына карамастан, кече яшьтәге кызына алимент түләмәгән һәм бурычы 406 мең сумга барып җиткән.