Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 июнь 2019, 17:46

Булмаганны "булды" дип, килмәгәнне "килде" дип язганнар

Республикада берничә табиб пациентларга хезмәт күрсәтү буенча ялган күрсәткечләр бирү белән шөгыльләнгән.

Республикада берничә табиб пациентларга хезмәт күрсәтү буенча ялган күрсәткечләр бирү белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсендә алар страховка түләүләре алган. Әлеге закон бозу очраклары прокурор тикшерүе вакытында ачыкланган. “Страховка компанияләренә дөрес булмаган мәгълүматлар җибәрелгән һәм шул сәбәпле алар күрсәтелмәгән медицина хезмәтләре өчен акча күчергән”,—дип белдерде республика прокуратурасының матбугат хезмәте. Шундый очраклар Уфаның 22 поликлинакасында теркәлгән. Табиблар диспансеризация үтүчеләрнең исемлегенә 7 кешене өстәп язганнар. Гражданнар үзләре бу мәгълүматны кире каккан. Ишембайдагы “Промед” медицина системасының медицина хезмәткәрләре бер ирнең медицина учреждениесенә ике тапкыр мөрәҗәгать итүен күрсәткәннәр. Тик тикшерү барышында ишемия белән җәфаланучы бу ирнең карточкасында бернинди мәгълүмат та табылмаган. Авыру да фактны расламаган. Салават дәваханәсе исә страховка оешмаларына өйдә профтикшерү үткәрү һәм медицина ярдәме күрсәтү турында мәгълүматлар җибәргән. Медицина карталары тикшерелгәннән соң бу эшләрнең дә башкарылмавы ачыкланган. Уфаның 2 нче санлы поликлиникасында һәм 8 санлы дәваханәсендә дә шундый ук ялган күрсәткечләр бирү белән мавыгып киткәннәр.Тикшерүчеләр дәваханәләрнең баш табибларына һәм сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручыга закон бозуларны бетерергә кушкан.
Читайте нас: