Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 июнь 2019, 15:40

Ялган эшкуар кырын эшкә ахирәтен дә җәлеп итә

Уфада гражданнардан алдау юлы белән 315 млн. сум акча урлаган ике аферистканы ирекләреннән мәхрүм итәчәкләр.

Уфада гражданнардан алдау юлы белән 315 млн. сум акча урлаган ике аферистканы ирекләреннән мәхрүм итәчәкләр.
Прокуратура биргән мәгълүмат буенча, 2008 елда 28 яшьлек туташ муниципаль милекне приватизацияләү өлкәсендә югары табыш китерүче бизнес “ача”. Финанс пирамидасының беренче клиентлары икеләтә, хәтта өчләтә керем ала. Аннары туташ 43 кешедән һәм бер коммерция фирмасыннан 187 млн. сум акча җыеп ала һәм аны үз мәнфәгатьләрендә файдалана.
Ялган эшкуар бу кырын эшкә ахирәтен дә җәлеп итә. Бергәләшеп алар пирамидага зур вклады булган тагын да 6 вкладчыны җәлеп итәләр – тегеләрдән 128 млн. сум акча алалар.
Суд карары белән хәзер инде 39 яшьлек ханым 6,5 елын гомум режимдагы колониядә үткәрәчәк. Ахирәте – 5 елын. Моннан тыш ялган эшкуарлар зыянны да каплатачак. Суд аларның 16 млн. сумлык милкенә – йортларына һәм машиналарына арест салган.
Читайте нас: