Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 июнь 2019, 13:37

Укучы кыз дәрес вакытында үлә

Ел ярым элек булган фаҗигадә өлкән сыйныф укучысы баш өянәгеннән вафат булган.

Нефтекаманың тикшерү комитеты бу атнаны шәһәрнең бер мәктәбендәге фельдшерга карата җинаять эше кузгатты. Ел ярым элек булган фаҗигадә өлкән сыйныф укучысы баш өянәгеннән вафат булган. Адвокат Александр Войцех сүзләренә караганда, аның үлемендә фельдшер гаепле.
Гаепләнүче ашыгыч ярдәм чакыртмаган, җитмәсә, беренче медицина ярдәмен дә дөрес күрсәтмәгән. Тикшерү вакытында ул берничә тапкыр үзенең күрсәтмәләрен үзгәрткән: тәүдә ул фельдшер кабинетына китергәндә үк кыз үле иде, ди. Аннан соң аның сулышы юк иде ди, ә соңрак кыз егылган һәм башы белән бәрелгән, дия башлый.
Тәүдә җинаять эше 109 маддә буенча (саксызлык аркасында кеше гомерен өзү) кузгатыла, әмма соңыннан аны катырак җәза белән алыштыралар. РФ җинаять кодексының 124нче маддәсенең 2 өлеше буенча фельдшерны дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Читайте нас: