Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 июнь 2019, 14:46

Халыкны 22 миллион сумга алдап, үзенең үлемен “оештырган.” Тотканнармы?

2 ел элек 40 яшьлек Айдар Гыйматов халыкның 22 миллионын алып югалган булган.

2 ел элек 40 яшьлек Айдар Гыйматов халыкның 22 миллионын алып югалган булган. Үлгән дип уйласыннар өчен елга буенда үзенең киемнәрен салып калдырган. Якыннары табып алган булган. Ләкин зур акчалы булып та рәхәт күрә алмаган. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперативниклары аны Дуван районындагы бер ташландык йорттан табып кулга алганнар.
Айдар Гыйматов Дуван, Кыйгы, Салават районнарының Кулланучылар кооперативы директоры булып эшләгән. Взнос күләме 50 меңнән алып 600 меңгә кадәр тәшкил иткән. Кешеләр банкта счет ачып, документларын директорга тапшырган булганнар. Гыйматов кешеләр өчен үз култамгасын куеп, шул акчаларны счеттан алган. 70ләп кеше акчасыннан колак каккан.
Читайте нас: