Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 июнь 2019, 16:00

Карак Луиза Хәйруллина гаиләсендә чынлап та барсы да яхшымы?

Салават шәһәрендә банктан 23 млн. сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаның Инстаграм битендә яңа видео пәйда булган.

Салават шәһәрендә банктан 23 млн. сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаның Инстаграм битендә яңа видео пәйда булган. Автор автомобильдә пассажир урынында утырып видео төшереп бара. Видеодан күренүенчә, ул текә чит ил машинасына охшаган, тәрәзә артында бер шәһәрнең биек катлы йортлары күренә. Видео астына “Безнең барсы да яхшы” дип язылган.
Луизаның әтисе кызының гаиләсе белән җинаятьчеләр кулына эләгүеннән курка. Кемгәдер Хәйруллиннар гаиләсендә барсы да яхшы булуы турында ялган картина күрсәтү файда бирә, дип саный ул. Кияве Маратның бурычлары булуы аркасында аларны заложниклар итеп алганнар дигән фараз бар.
Читайте нас: