Үткән елның февралендә Уфада яшәүче ханымның ире чираттагы тапкыр “сулда” йөреп кайткач, хатынның түземлеге тәмам бетә. Көнчеллек зиһенне томалый диләр бит, ире йокыга талгач, тормыш иптәшенең җан җиренә спирт коя да шырпы сыза. Уҗымга керергә яраткан иргә озак вакыт хастаханәдә дәваланырга туры килә.