Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
11 июнь 2019, 12:43

Спортчыны кем үтергән?

7 июньдә Мәскәү шәһәрендә грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, 34 яшьлек Сергей Чуевны мигрантлар кыйнап үтергән иде.

7 июньдә Мәскәү шәһәрендә грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, 34 яшьлек Сергей Чуевны мигрантлар кыйнап үтергән иде. Мигрантлар җинаятьнең нечкәлекләрен хәтерләмиләр, дип хәбәр итә Вести.ру.
Мигрантлар ул көнне Көньяк Бутово паркында җидесенә 40 шешә сыра эчкәннәр һәм бик нык исерек булганнар. Спортчы исә ахирәте белән паркта йөрергә чыккан булган һәм йөкле ханымга мигрантлар бәйләнүен күреп, тыныч кына үтеп китә алмаган.
Аның йөкле ханымга бәйләнмәвен үтенеп ясаган кисәтүен мигрантларның берсе агрессия белән каршы алган.
Спортчыга мигрантлар көтүе белән һөҗәм итә һәм кайсысыдыр аны парктагы буага тибеп очыра. Сергей аңын югалтын суга тончыга.
Әлеге вакытта сигез мигрант кулга алынган.
Читайте нас: