Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 июнь 2019, 18:02

22 миллионлык бриллиант ташлар урлаганнар

“АЛРОСА” алмазлар эзләп табучы компания хезмәткәрен һәм тагын да ике кешене гомум бәясе 22 млн. сумлык кыйммәтле ташларны урлаган вакытта кулга алганнар.

“АЛРОСА” алмазлар эзләп табучы компания хезмәткәрен һәм тагын да ике кешене гомум бәясе 22 млн. сумлык кыйммәтле ташларны урлаган вакытта кулга алганнар.
Җинаятьчел төркемдә һәркемнең роле булган: “АЛРОСА”да эшләгән ханым алмазларны урлаган, җинаятьтәшләрнең берсе аларны сату белән шөгыльләнгән, өченчесе – арадашчы.
Кулга алынучыларның адреслары буенча тентүләр үткәрелгән. Нәтиҗәдә, гомум авырлыгы 2000 карат булган 500ләп эшкәртелмәгән табигый алмаз һәм бәясе 3 млн. долларлык 11 бриллиант табылган. Табыш моның белән генә бетмәгән әле: алмазлар, бриллиантлар белән беррәттән 2 млн. доллар, 500 мең евро акча, билгеле брендларның ювелир продукциясе, бриллиантлар белән бизәлгән 30лап сәгать табылган.
Гаепләнүчеләр кулга алынган. Аларга карата җинаять эше ачылган.
Читайте нас: