Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 июнь 2019, 15:24

Колагын тешләп өзгән

Уфаның Дим район суды 44 яшьлек иркәйгә хөкем карары чыгарды. Ул кеше сәламәтлегенә җитди зыян салуда гаепләнә.

Уфаның Дим район суды 44 яшьлек иркәйгә хөкем карары чыгарды. Ул кеше сәламәтлегенә җитди зыян салуда гаепләнә.
Район прокуратурасы хәбәр итүенчә, 2017 елның июнендә кибет сакчысы һәм сатып алучы арасында җәнҗал чыга. Сүз көрәштерү акрынлап сугышуга күчә: гаепләнүче сакчы сатып алучының аркасына сикерә һәм колагының яртысын умырып ала.
Каза күрүче озак вакыт хастаханәдә дәвалана. аңа колагын яңадан теккәннәр, тик аның бер өлеше генә ялганып үскән. Сакчыны кулга алганнар. Ул үз гаебен таныган. Суд карары белән Уфаның “Майк Тайсоны”н (көрәштәшенең колагын тешләп өзгән боксчы) 2 ел сынау вакыты белән 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Читайте нас: