Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
6 июнь 2019, 16:02

Лагерьда бала үлемендә кем гаепле?

3 июньдә Бөре районында “Чайка” җәйге балалар лагеренда фаҗига хакында язган идек.

3 июньдә Бөре районында “Чайка” җәйге балалар лагеренда фаҗига хакында язган идек. 15 яшьлек үсмернең өстенә байрак эленә торган корылма килеп төшә. Нәтиҗәдә бала авыр тән җәрәхәтләре ала һәм үлә.
Вакыйганы тикшерү барышында лагерь хакимиятенең закон бозуы ачыкланган. Лагерь хезмәткәрләре җәйге сезонга әзерләнгәндә законсыз рәвештә балалар хезмәтен кулланган. 28 апрельдән алып 14-16 яшьлек 50ләп үсмер дәресләрдән соң 7-8 сәгать төрле эшләр башкарган. Моның өчен аларга җәйге чорда эш вәгъдә иткәннәр. Мәсәлән, һәлак булган малай пешекче ярдәмчесе булып эшләргә теләгән. Балаларның ата-аналарыннан язма рәвештә ризалык алганнар. Үсмерләр үлән чапкан, биналардагы бүлмәләрне җыештырган. Фаҗига вакытында егетләр волейбол сеткасын тарттырган булган, янәшәдә начар беркетелгән флагшток нәкъ шул чакта үсмер өстенә килеп төшә дә инде.
“Вакыйганы җентекләп тикшерер өчен махсус комиссия төзелде. Урынга баргач, мәгариф идарәсенә күп сораулар туды. Балаларны законсыз эшләтүләре аермачык күренә. Әйе, закон ата-аналары ризалыгы белән балаларны 3-4 сәгать җиңел эштә эшләтүне рөхсәт итә һәм аның өчен эш хакы түләргә кирәк. Ә монда балалар үзләрен рәсми рәвештә лагерьга эшкә алырлар дигән өметтә бушлай эшләгән. Һәлак булган малайның гаиләсенә һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк”, - диде Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, “Сәламәт киләчәк” җәмәгать советы проектының рәисе Римма Үтәшева.
Читайте нас: