Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
6 июнь 2019, 16:11

3 миллион сум штраф түләячәк

Краснокама районара суды Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының район бүлеге начальнигы, 39 яшьлек ханымга карата суд карары чыгарды – ул “бер төркем кешеләр тарафыннан, алдан сөйләшеп, зур күләмдә ришвәт алу” маддәсе буенча гаепле дип табылды.

Прокуратураның матбугат хезмәте биргән мәгълүмат буенча, 2016 елда район хакимияте Николо-Березовка авылындагы “Бриз” кунакханәсен сатуга куйган булган. Урындагы бизнесмен аукционда катнашырга теләге барлыгын белдергәч, гаепләнүче ханым үзенең хезмәттәше белән берлектә аңа аукционда җиңәргә булышуларын тәкъдим итә.
Нәтиҗәдә, әлеге эшкуар җиңеп чыга, кунакханәле була. Соңрак ул ханымнарга алдан килешенгән сумманы тапшыра.
Суд карары белән ришвәт алуда гаепләнгән ханым 3 млн. сум штраф түләргә тиеш. Алдагы ике елда аңа урындагы үзидарә органнарында, дәүләт хезмәтендә эшләү тыелган. Аның җинаятьтәшен 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Читайте нас: