Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
5 июнь 2019, 16:24

Погонлы мошенниклар

Башкортстанның Баймак районы прокуратурасы ЮХХДИның өч элекке хезмәткәренә һәм аларның дүрт җинаятьтәшенә карата берничә маддә буенча гаепләү заключениесен раслады.

Башкортстанның Баймак районы прокуратурасы ЮХХДИның өч элекке хезмәткәренә һәм аларның дүрт җинаятьтәшенә карата “страховкалау өлкәсендә мошенниклык”, “хезмәт урынында ялган документлар ясау”, “вазифа вәкаләтләреннән явыз нияттә файдалану” маддәләре буенча гаепләү заключениесен раслады.
Күзәтүче ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2016 елның июненнән алып 2017 елның декабренә кадәр җинаять эше фигурантлары, шул исәптә дәүләт автоинспекциясенең өч хезмәткәре һәм бәйсез бәяләүче, страховкалау өлкәсендә мошенниклыклар кылалар: җинаятьчел төркем автоаварияләрне инсценировкалый, машиналарга зыян килүе хакында ялган документлар төзи.
Арытабан юл-транспорт авариясе турындагы документлар, белешмәләр, ОСАГО полисы буенча страховкалау очрагы турындагы башка документлар страховкалаучы компанияләргә җибәрелгән һәм шулар буенча акчалата компенсация алынган. Җинаятьчеләр шул рәвешле барлыгы 21 фиктив авария факты буенча 5,5 млн. сум акча үзләштергән.
Читайте нас: