Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 июнь 2019, 14:43

Район башлыгы кеше үтерүдә гаепләнә

Мәскәү өлкәсе Раменский районы башлыгы Андрей Кулаков кеше үтерүдә гаепләнеп кулга алынган.

Мәскәү өлкәсе Раменский районы башлыгы Андрей Кулаков кеше үтерүдә гаепләнеп кулга алынган.
РЕН ТВ каналы хәбәр итүенчә, Андрей Кулаковның хатыны иренең сөяркәсе бар икәнен ачыклаган. Ул - район иҗтимагый палатасы җитәкчесе урынбасары, 39 яшьлек Евгения Исаенкова. Гаиләдәге ызгышка ир үзенчә нокта куя. 2 майга каршы төндә Кулаков сөяркәсен урманга барырга чакыра. Евгения бу очрашуга үзенең "Мерседес"ында килә. Ир аны шушы автомобиль салоны эчендә колготки яки яулык (нәрсә икәне төгәл ачыкланмаган) буып үтерә һәм шунда ук калдырып китә. Мәет 4 май көнне иртән табыла.
29 майда район башлыгын вазифасыннан азат итәләр. Андрей Кулаков Исаенкованың соңгы тапкыр 29 апрельдә генә күргәнен әйтә. Әмма салонда ирнең биоматериаллары табыла, полиграфта тикшергәч тә, ирнең гаепле икәне ачыклана. Ул кулга алынды.
Социаль челтәрләрдә ирнең кансызлыгына һәм икейөзлелегенә шаккатып язганнар. 4 май көнне район башлыгы фермерлар съездында чыгыш ясый, китапханәчеләрне, балалары туган яшь гаиләне котлап, бик җылы сүзләр яза. "Хәзер китапларга вакыты күп булыр инде. СИЗОда бер дигән китапханә бар", - дип язалар.
Читайте нас: