Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
30 Май 2019, 15:39

Елаганы өчен сугып үтергән

Тикшерү комитеты кичә, 29 майда Стәрлетамакта 7 яшьлек кыз бала үлем очрагы буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү комитеты кичә, 29 майда Стәрлетамакта 7 яшьлек кыз бала үлем очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Кызның үлемендә аның әтисе шикләнелә.
Тикшерү версиясе буенча, фаҗига иртән була. Компьютер уеннары уйнаганда баланың 35 яшьлек әтисе, кызының кычкырып елавына ачуланып, аны башыннан тотып ванна өстенә берничә тапкыр суга. Сабыйның шунда ук гомере өзелә.
Әле ир кулга алынган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итәләр БР буенча Тикшерү комитетының тикшерү идарәсендә.
Читайте нас: