Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 Май 2019, 15:47

5 тапкыр бер үк фатирны баскан

Ничәмә тапкыр фатир талаганы өчен суд бер курганлыны 5 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Ничәмә тапкыр фатир талаганы өчен суд бер курганлыны 5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Алдагы 5 ел гомерен ул каты режимлы колониядә үткәрәчәк диелә җирле ЭЭМның өлкә идарәсе сайтында.
23 яшьлек хатын берничә ай дәвамында өендә яшәми. Кайту белән ул фатирында көнкүреш техникасы, телевизор, ноутбук, алтын бизәнгечләр һәм башка кыйммәтле милеге югалуын күрә. Матди зыян 90 мең сумнан артып киткән.
Оператив-эзләү эшләре нәтиҗәсендә моңа кадәр җинаять җәзасына тарттырылган 39 яшьлек ирне кулга алалар. Узган елның декабрь аенда карак ирнең каза күрүче фатирына 5 (!) тапкыр тәрәзә аша керүе ачыклана. Урланган әйберләрне ул комиссион кибетләргә илтеп тапшырган
Читайте нас: