Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 Май 2019, 12:22

Дәүләтнекенә кул сузсаң...

Дәүләкән районы Корманкай авыл советының элекке башлыгын вазифасыннан файдалануда гаепле дип тапканнар.

Дәүләкән районы Корманкай авыл советының элекке башлыгын вазифасыннан файдалануда гаепле дип тапканнар. 25 яшьлек авыл советы башлыгы 2015-2017 елларда урындагы чүплекләрне эттерү эшләрен башкарыр өчен бер фирма белән килешүләр төзегән. Тиешле корылмалары җитешмәү сәбәпле бу фирма планлаштырылган эшләрне төгәлли алмаган. Нәтиҗәдә бу фирма үзләштерелмәгән 207 мең сум акчаларны авыл советына кайтарган. Ә менә намуссыз авыл советы башлыгы бу суммаларны бюджетка кертмәгән.
Элекке башлык гаебен таныган. Суд аны 2,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Әлбәттә, кесәсенә салган акчаларны гаепләнүче тиененә кадәр дәүләткә кайтарыргы бурычлы.
Кырын эшнең 40 елдан соң да билгеле булуын түрәләр һаман оныта килә шул. Ләкин, күрүегезчә, җәза үзен озак көттермәгән.
Читайте нас: