Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
20 Май 2019, 12:21

Миллиардлар урлаган каракларга суд булган

Мәскәүнең Лефортово суды Мострансбанкның элекке идарә рәисе Сергей Захариковны алты елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Аны кредит учреждениесеннән 2,2 млрд. сум акча урлауда гаеплиләр.

Мәскәүнең Лефортово суды Мострансбанкның элекке идарә рәисе Сергей Захариковны алты елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Аны кредит учреждениесеннән 2,2 млрд. сум акча урлауда гаеплиләр.
Банкның клиентлары булган ВОИС, РАО һәм РСП акчаларын кулланып, Захариков әфәнде Үзәк банкка ялган отчетлар биргән. Шулай да банкир үз гаебен вакытында тану аркасында зуррак сроктан котылып калган, диләр. Моннан тыш Захариковны 1 млн. сум күләмендә штрафка да тарттырганнар.
Сергей Захариковтан тыш, бу эшнең тагын да ике фигуранты бар – кредит учреждениесенең касса операцияләре идарәсе начальнигы Александр Чеканов һәм вкладлар, түләү системалары идарәсе бүлеге Наталья Шутова.
Лефортово суды иң беренче булып Чекановның “эшен” караган – быел гыйнвар аенда аны ирегеннән өч елга мәхрүм иткәннәр.
Шушы көннәрдә Наталья Шутиковага карата да суд карары чыгарылган – аңа да 3 ел биргәннәр. Суд карары буенча, бу өч карак бергәләшеп урланган акчаны – 2,2 млрд. сумны да кайтарырга тиеш.
Аптырарсың, элекке заманнарда бер тавык, бер уч бодай урлаган өчен гомерлек төрмәгә утыртканнар, ә хәзер миллиардлар урлаган өчен фәлән ел бирәләр. Бик сәер заманда яшибез, җәмәгать…
Читайте нас: