Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 Май 2019, 02:06

Көчләүчене кулга алганнар

Уфада 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән көчләүчене кулга алганнар. Бу хәл 13 майда, көндез, башкаланың бер күп фатирлы йортының подъездында булган иде.

Уфада 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән көчләүчене кулга алганнар. Бу хәл 13 майда, көндез, башкаланың бер күп фатирлы йортының подъездында булган иде. ToDay News Ufa хәбәр итүенчә, җенси һөҗүм хакында гариза 44 яшьлек хатыннан була. Педофил подъездда 5 сыйныфта укучы кызга һөҗүм итә, ләкин кыз бланың ачыргаланып кычкыруына күрше хатыны чыга. Педофил кача. Җинаять эше кузгатылды дип язганнар матбугат чаралары. Тиз арада ориентировка төзелә һәм күзәтү камералары язмаларын карап чыгалар. Баксаң, көчләүчегә охшаш яшь ир җинаять урынннан ерак булмаган урында күзәтү камераларына эләккән. Шушы мәгълүмат аркасында полиция тиз арада җинаятьче эзенә төшә, аның шәхесен ачыклый һәм кулга ала. Ул Затон бистәсендә яшәүче 22 яшьлек егет булып чыга. Әле ул сак астында. Тикшерү эшләре бара.
Читайте нас: