Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 Май 2019, 15:00

Ялган "газовик"лар пенсионерларны алдап йөргәннәр

Шушы көннәрдә полиция хезмәткәрләре пенсионерларны алдап йөрүче 4 кешене кулга алган.

Шушы көннәрдә полиция хезмәткәрләре пенсионерларны алдап йөрүче 4 кешене кулга алган.
Гафури районының Үтәк авылында яшәүче 85 яшьлек пенсионер әби участковыйга үзен ике кеше алдавы хакында гариза язган. Әбекәйнең йортына бер хатын һәм ир кереп, үзләрен газ хезмәтеннән дип таныштыра. Алар газ корылмаларын “тикшереп” чыга һәм кухняда газ анализаторы урнаштыра. Күрсәткән хезмәтләре өчен 10 мең сум акча алалар.
- Шундый ук мошенниклык очраклары Краснокама, Федоровка, Кушнаренко һәм Авыргазы районнарында теркәлгән. Бүгенге көндә 25 яшьлек ир һәм 32 яшьлек хатын кулга алынган. “Газовик”лар белән машинада тагы 2 кеше йөргән. Аларның бу эштәге роле дә ачыклану өстендә.
Гәзит укучыларыбызга игътибарлы булырга киңәш итәбез. Шундый хәлгә юлыксагыз, 8 (347) 279-32-95 яисә 279-32-73 телефон номерларына шалтырата аласыз.
Читайте нас: