Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 Май 2019, 03:12

Ташкенттан 200 килограмм насвай алып килгәннәр

Уфаның тимер юл вокзалында “Ташкент-Уфа” поездының 2 пассажиры кулга алынган.

Уфаның тимер юл вокзалында “Ташкент-Уфа” поездының 2 пассажиры кулга алынган. Башкортстан буенча ЭЭМ-нда хәбәр итүләренчә, транспорт полициясе хезмәткәрләре машиналарына бер төрле бихисап пакетлар ташыган ир белән хатынны искә ала. Йөк машинага ташылып беткәч, полиция хезмәткәрләре 38 капчыкта насвай – сәламәтлек өчен зарарлы чәйни торган тәмәке – булуын ачыклый. Русиядә аны сату 2013 елдан алып тыелган.
Насвай тартып алыначак һәм юкка чыгарылачак. Ә менә 57 яшьлек хатын һәм 35 яшьлек ир, мөгаен, штраф түләп котылырлар...
Читайте нас: