Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 апрель 2019, 15:58

Ләйсән Мифтахованы көндәше “заказать” иткәнме?

Соңгы көннәрдә Ишембайда яшәүче 43 яшьлек Ләйсән Мифтахованың алты айлык сабые белән югалуы, зур кызының хокук саклау органнарына борчылып мөрәҗәгать итүе, ана белән баланы эзләүләре турында язган идек инде. Әлеге хәл уңаеннан җинаять эше дә кузгатылган иде.Шушы көннәрдә әлеге сәер хәл буенча түбәндәгеләр ачыкланган. Ишембайда яшәүче 56 яшьлек бер хатын 54 яшьлек иренең сөяркәсе барлыгын белеп кала. Алай гына да түгел, ире белән сөяркәнең уртак балалары да туганлыгы ачыклана.

Соңгы көннәрдә Ишембайда яшәүче 43 яшьлек Ләйсән Мифтахованың алты айлык сабые белән югалуы, зур кызының хокук саклау органнарына борчылып мөрәҗәгать итүе, ана белән баланы эзләүләре турында язган идек инде. Әлеге хәл уңаеннан җинаять эше дә кузгатылган иде.
Шушы көннәрдә әлеге сәер хәл буенча түбәндәгеләр ачыкланган. Ишембайда яшәүче 56 яшьлек бер хатын 54 яшьлек иренең сөяркәсе барлыгын белеп кала. Алай гына да түгел, ире белән сөяркәнең уртак балалары да туганлыгы ачыклана.
Хыянәттән һәм нәфрәттән башы әйләнгән хатын үч алырга - иреннән дә, сөяркә белән баладан да котылырга уйлый. Үзенең планнары турында ул бертуган сеңлесенә дә сөйли. Тегесе арадашчы булырга һәм бу мәкерле эшне башкарырга риза булган ханымга “кара эше” өчен 250 мең сумны тапшырырга була.
Ләкин! Булачак үтерүче җинаять эшләүгә бармый һәм тегеләрнең уе турында үзенең улына сөйли. Улы, үз чиратында, полициягә барып, “әнигә шундый эш кушканнар, аның өчен зур сумма да түлиләр” дип барысын да сөйләп бирә.
Полиция хезмәткәрләре тиз арада ана белән сабыйны яшерәләр. Аларның югалуы турындагы хәбәр 56 яшьлек хатынга да килеп җитә. Димәк, көндәшеннән котылды дигән сүз. Теге 250 мең сумны тапшырган вакытта заказ бирүчене хатынны да, акчаны тапшыручы сеңлесен да кулга алганнар. Алар үз гаепләрен таныган. Хәзер икесе дә хөкем сәгатен көтә.
Читайте нас: