Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
17 апрель 2019, 17:10

Кокорин белән Мамаевны чыгармыйлар әле

Мәскәү шәһәре суды 17 апрельдә Александр Кокорин һәм Павел Мамаев апелляциясен кире каккан һәм 25 сентябрьгә кадәр алар сак астында булачак. Алар “тукмаулар” һәм “хулиганлык” маддәләре буенча гаепләнә.

Моңа кадәр суд утырышы барышында Александр Кокорин аларны сак астыннан чыгаруларын сораган иде.
Хәтерегездә булса, 2018 елның 8 октябрендә Кокорин белән Мамаев дуслары белән бергә сәнәгать сәүдәсе министрлыгы түрәсе Денис Пак һәм топ-менеджер Сергей Гайсинга кафеда һөҗүм итәләр. Шулай ук телевидение алып баручысы Ольга Ушакова водителе Виталий Соловчукны кыйнауда катнашалар.
Читайте нас: