Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
15 апрель 2019, 16:58

2 яшьлек бала әтисен ... “саткан”

Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә 35 яшьлек ир 2015 елдан алып өч баласына алимент түләмәгән. Аның бурычы бер миллион сумга барып баскан.Шушы көннәрдә аның ике яшьлек улы әтисен суд приставларына тотып бирергә ярдәм иткән.

Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә 35 яшьлек ир 2015 елдан алып өч баласына алимент түләмәгән. Аның бурычы бер миллион сумга барып баскан.
Шушы көннәрдә аның ике яшьлек улы әтисен суд приставларына тотып бирергә ярдәм иткән.
Суд приставлары аның яңа гаиләсе белән яшәгән фатирына бара һәм хатын иренең өйдә юклыгын әйтә. Уйнап йөргән 2 яшьлек балалары суд приставын үзе белән йокы бүлмәсенә чакыра. Суд приставы бала уенчыкларын күрсәтә дип уйлый һәм аның артыннан иярә. Йокы бүлмәсенә кергәч бала карават белән стена арасына төртеп күрсәтә. Суд приставы анда яшеренгән кәккүк әтигә тап була...
Ирне шул көнне үк суд алдына җавап бирергә озаталар һәм 7 тәүлеккә кулга алалар.
Февраль аенда Санкт-Петербург шәһәрендә суд приставлары алимент түләмәгән хатынны эзләп тапканнар иде. Аның косметологик хезмәтләр күрсәтүе турында беләләр һәм приемга язылалар.
Читайте нас: