Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
15 апрель 2019, 18:11

16 яшьлек егетне мәсхәрәләгәннәр

Уфа колледжларының берсендә укучы 16 яшьлек яшүсмергә билгесез ир-ат һөҗүм иткән. Ир-ат үсмерне башта талаган, аннары подъездга алып кереп мәсхәрәләгән. Бу хакта "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итә.

Вакыйга 11 апрельдә кичке якта Лесотехникум урамында була. Телеканал бу хәбәрне хокук саклау органнарындагы үз чыганагыннан белгән. Зыян күргән яшүсмер сүзләренчә, һөҗүм иткән ир-ат аның телефонын һәм акчасын талаган.
Хәзерге вакытта тикшерү бара, вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.
Читайте нас: