Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
14 апрель 2019, 03:18

Дознаватель хатынны эшкә алмаганнар

Узган елның 31 октябрендә 23 яшьлек дознаватель хатын, Уфа районы эчке эшләр идарәсе начальнигы 51 яшьлек Эдуард Матвеев, Кырмыскалы районының эчке эшләр идарәсе начальнигы 50 яшьлек Салават Галиев һәм ЭЭМ миграция буенча сораулар бүлеге начальнигы 34 яшьлек Павел Яромчук мине күмәкләшеп мәсхәрәләделәр дип, полициягә гариза язган иде.

Узган елның 31 октябрендә 23 яшьлек дознаватель хатын, Уфа районы эчке эшләр идарәсе начальнигы 51 яшьлек Эдуард Матвеев, Кырмыскалы районының эчке эшләр идарәсе начальнигы 50 яшьлек Салават Галиев һәм ЭЭМ миграция буенча сораулар бүлеге начальнигы 34 яшьлек Павел Яромчук мине күмәкләшеп мәсхәрәләделәр дип, полициягә гариза язган иде. Ирләрнең өчесе дә бүгенге көндә сак астында. Тикшерү барышында дознаватель хатынны полиция хезмәткәренең абруена тап төшергәне өчен эшеннән азат иткәннәр иде. Ул адвокат булып эшкә урнашырга теләк белдерде, әмма тәҗрибәсе булмаганлыктан аны бу эшкә алмадылар.
Шушы көннәрдә дознаватель хатын полициядәге эш урынында тергезү буенча судка иск язган. Ләкин суд бу очракта да дознаватель яклы булмаган – эшендә тергезү буенча искны кире каккан.
Читайте нас: