Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 апрель 2019, 16:43

Мирас дип балаларының әнисен үтергән

АКШта 45 яшьлек брокер Родерик Ковлин мирасына ия булыр өчен бай хатынын үтергән. Моны ун ел үткәч кенә белгәннәр.47 яшьлек финансист ханым Шеле Данишевски-Ковлин 2009 елның декабрь аенда һәлак була. Аның гәүдәсен ваннада кызы таба. Полиция моны бәхетсез очракка санап, хатынны таеп егылып башын бәреп үлгән дигән фикергә килә. Ике көннән Шелены күмәләр.

АКШта 45 яшьлек брокер Родерик Ковлин мирасына ия булыр өчен бай хатынын үтергән. Моны ун ел үткәч кенә белгәннәр.
47 яшьлек финансист ханым Шеле Данишевски-Ковлин 2009 елның декабрь аенда һәлак була. Аның гәүдәсен ваннада кызы таба. Полиция моны бәхетсез очракка санап, хатынны таеп егылып башын бәреп үлгән дигән фикергә килә. Ике көннән Шелены күмәләр.
Әмма хатынның туганнары аның иреннән шикләнә башлый. Үләренә аз гына калгач, Шеле иренең артык кансызлыгына зарланган, мирастан мәхрүм итәр өчен аны васыятьнамәдән сызып ташларга ниятләгән булган.
Туганнарын бер факт сагайткан: Шеле үләренә бер көн калгач матурлык салонына барып чәчләрен турайткан һәм чәчтараш аңа өч көн юынмаска кушкан.
Суд Шеленың гәүдәсен кире чокып алу турында карар чыгара. Патологоанатом хатынны буып үтерүләре турында нәтиҗә ясый.
Присяжныйлар суды Родерик Ковлинны хатынын үтерүдә гаепле дип тапкан һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ул 25 елдан соң гына иреккә шартлы рәвештә чыгарга сорый ала.
Читайте нас: